Чаллыда проспект ремонтланды
Бүген Халыклар Дуслыгы проспектында үткәрелгән ремонттан соң Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачты.
Бүген Халыклар Дуслыгы проспектында үткәрелгән ремонттан соң Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачты.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасының гамәлдә булу дәверендә 2008 елдан 2022 елга кадәр финанслау күләме барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм милекчеләрнең акчаларыннан 15 млрд сумнан артык тәшкил итте. Капиталь ремонт буенча барлык чаралар да вакытында үткәрелде, бу күпфатирлы йортларның күбесен, шул исәптән түбә, фасад, инженерлык системаларын норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде.
«Экология» илкүләм проектының «уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Чаллы шәһәре территориясендә Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту чаралары тормышка ашырыла. Сул яр ягыннан 800 метр озынлыктагы Мәләкәс участогында төбен чистарту эшләре төгәлләнгән инде,-дип хәбәр итте Чаллы шәһәрендә Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин матбугат конференциясендә. Моннан тыш, хәзерге вакытта ясалма юылган утрауны бетерү эшләре алып барыла, алынган чит җирләрнең гомуми күләме 19 мең кв. метр тәшкил итә. Түбән Кама сусаклагычының 3350 м озынлыгында урнашкан үзәненең икенче участогын чистарту буенча эшләр башкару өчен проект документлары әзерләнде. «Иделне савыктыру» проекты кысаларында Мәләкәс аръягы торак микрорайонында локаль чистарту корылмалары төзү буенча эшләр башкарылды.
"650 метр озынлыктагы бакчачылык җәмгыятенә юл «ПАД» МУП белгечләре тарафыннан салына, тәмамлану вакыты – 1 октябрь" , - дип хәбәр итте матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И лья Зуев.
71 микрорайон өчен "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты Яр Чаллының 71 микрорайонындагы «Залесный» фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар һәм мебель кайтты. Медицина учреждениесендәге яңа җиһазлар ярдәмендә тиздән пациентлар анализы, медицина манипуляциясе, вакцинация, диспансерлаштыруның беренче этабы уздырырга, хатын-кызлар өчен күзәтү кабинеты эшен оештырырга, ЭКГ үткәрергә мөмкин булачак.