Генплан: Яр Чаллының үсеш юлы
Шәһәр җәмәгатьчелегенә 2029 елга кадәр Казан-дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан эшләнгән шәһәр Генераль планының беренче этабын тәкъдим иттеләр. Анда җәмәгатьчелек, студентлар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының кафедра мөдире Александр Дембич генераль планның автокала үсешен исәпкә алып, эзлекле үтәлергә тиешле берничә бурычы барлыгын билгеләп үтте.