Наил Мәһдиев төзелеш объектлары белән танышты
Яңа борылыш ике полосалы булачак, юлның киңлеге 5-8 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 1,5-2,5 метрлы тротуар, 40 яктырту баганасы каралган.
Яңа борылыш ике полосалы булачак, юлның киңлеге 5-8 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 1,5-2,5 метрлы тротуар, 40 яктырту баганасы каралган.
“2022 елда Яр Чаллыда торакны сафка бастыру буенча планлы күрсәткечләр үтәлгән. Агымдагы елда 41 күпфатирлы йорт куллануга тапшырылды”, — дип хәбәр итте Шәһәр Советы утырышы барышында Наил Мәһдиев.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, тулаем алганда 2022 ел безнең шәһәр өчен уңышлы ел булды. Автокала икътисадның һәм социаль тормышның барлык өлкәләрендә дә уңай нәтиҗәләргә иреште.
Вокзалда мәгълүмат алыр өчен видеотерминал куелган. Әлеге терминал ярдәмендә аз ишетүче пассажирлар видеоконсультация, ишарәләр телендә белешмә ала алачак. Шулай ук, тактиль күрсәткечләр, пиктограммалар һәм мнемосхемалар урнаштырылган. Санитария бүлмәсе җайлаштырылган.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында Яр Чаллының төзелеш тармагын киләчәктә үстерү мәсьәләсе каралды. Планнарда шулай ук шәһәр өчен кирәкле социаль-мәдәни объектлар төзүгә бәйле моментлар билгеләнде. Федераль министр Ирек Фәйзуллин ярдәме белән Яр Чаллыда Мәскәү проспектының дәвамы төзелә башлады. Юл «Стимул» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында этаплап төзеләчәк. Башта төзүчеләр күперне күтәрәчәк, ә аннан соң юл салуга керешәчәкләр, бу исә Орловкада яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген тәэмин итәчәк.