Хәсән Туфан проспекты юлында ремонт эшләре 28% башкарылган
Хәсән Туфан проспекты юлында ремонт эшләре кайный. Юлның Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше төзекләндерелә. Ремонт 28 проөентка әзер, ди белгечләр. Асфальт җәюдән тыш, җәяүлеләр юллары да ясыйлар. Алар 3 метр киңлектә. Велосипедчыларныкы - 2 метрлы. Моннан тыш, 137 яктырткыч урнаштырачаклар, 6 светофор һәм 4 автобус павильоны куячаклар.