Притяжение микрорайонындагы мәктәпнең әзерлеге 65% тәшкил итә
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда төзелә торган 57 нче гимназия бинасында булды. Барлык конструктив эшләр 100%, түбә 80%, фасад һәм бизәү 50%, вентиляция 70%, инженерлык челтәрләре 65%, төзекләндерү 35%ка башкарылган. Шәһәрнең баш архитекторы Мәлика Шәмсиева билгеләп үткәнчә, яңа мәктәп төзелешендә кулланыла торган барлык материаллар иң заманчалары.