Яңа микрорайоннарда яшәүчеләр үз поликлиникаларына йөриячәк
Чаллының 63/15 йортында гомуми практика табибларының кабул итү урыны булачак биналар ремонтлана. Аларның берсендә 4 нче поликлиникадан балалар табиблары, икенчесендә 7 нче поликлиникадан терапевтлар кабул итәчәк. Табиб кабинетлары төзү өчен шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 443,6 кв.метр бина бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта биналарга капиталь ремонт ясала. Финанслауның гомуми суммасы 19 млн сум тәшкил итә. Шәһәр Советының депутатлар корпусы капитал ремонт барган урында булды, төзелеш эшләренең барышын бәяләде. 4 нче поликлиника филиалында педиатрларның беренчел кабул итүе узачак, прививка ясату кабинеты эшли башлаячак.