Чаллыда кайсы уку йортлары ремонтлана?
Чаллының җиде гомуми белем бирү мәктәбендә 949,8 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелә. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән. Финанслау ярдәмендә быел 43, 44, 48, 49, 52, 56, 84 нче мәктәпләрдә ремонт үткәрелә. Инженерлык системаларын алыштыру буенча эшләр алып барыла: җылыту һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация, электр монтажлау эшләре, яңа яктырту җайланмалары урнаштырыла, аз агымлы челтәрләрне монтажлау, бәдрәфләрне ремонтлау, тәрәзәләрне, металл янгынга каршы һәм агач ишекләрне алыштыру, түбә ныгыту эшләре, уку кабинетларында, актлар залларында, спорт залларында һәм коридорларда бизәү эшләре. Объектларның гомуми әзерлеге 77%.