Чаллыда "Мастеровые" рус драма театрының яңа бинасы концепциясе турында фикер алыштылар
Бүген "Мастеровые" театрында яңа бина һәм театрның үсеш концепциясе буенча фикер алыштылар. Яр Чаллыда рус драма театрын төзүгә керештеләр, бина Чулман проспектында, Тантаналар сарае янында урнашачак. Очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, «Мастеровые» рус драма театры хезмәткәрләре, шәһәрнең яшьләр активы катнашты.