РОБОКАЗАН» робототехника һәм технологик эшкуарлык турниры
Катнашу форматы – индивидуаль яки командалы (дисциплинасына карап 2 дән 6 га кадәр кеше). Катнашучыларның яше-5 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Хәзер 01:25
,
15.4 °C
Хәзер 01:25
,
15.4 °C
Катнашу форматы – индивидуаль яки командалы (дисциплинасына карап 2 дән 6 га кадәр кеше). Катнашучыларның яше-5 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Более двух тысяч участников вышли на старт: школьники, студенты, представители предприятий и организаций.
Яр Чаллы шәһәр «Динамо» Советы Кубогына волейбол буенча ир-атлар командалары арасында муниципалитетара чемпионат тәмамланды. Ярымфинал һәм финал уеннары 11 нче спорт мәктәбе базасында узды. Быел 11 нче тапкыр үткәрелүче ир-атлар чемпионаты Алабуга, Менделеевск районы, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Әлмәт һәм Яр Чаллыдан 34 команданы җыйды.
Яр Чаллының 1 900 мәктәп укучысы «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенында үз көчләрен сынады. Заманча «Зарница 2.0» традицион «Зарница» кысаларыннан чыга. «Зарница 2.0» командада эшләү күнекмәләрен һәм лидерлык сыйфатларын үстерергә, гомуми җиңүгә үз өлешеңне тоярга мөмкинлек бирә. Бу – физик форманы камилләштерү, социаль күнекмәләрне үзләштерү, психологик ныклык һәм мөһим әхлакый сыйфатлар формалаштыру турында. Хәрби-патриотик уен «Яшьләр һәм балалар» милли проектының патриотик юнәлеше бурычларына туры килә.
«Этюд» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасының шахмат буенча команда Чемпионатлары узды. Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Стартка Татарстанның 15 шәһәре һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.
Бәйрәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елының һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елының мәгънәләрен берләштерде. Чара «Менталь сәламәтлек» проекты һәм «Тормышка 10 000 адым» акциясе кысаларында узды. Чараны үткәрү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Озак һәм актив тормыш» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен физик активлык — социаль җайлашуга мөһим ачкыч.
Саф һавада иртәнге зарядка, җанлы музыка һәм елмаюлар – 7 апрельдә «Ышаныч» үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көне шулай билгеләп үтелде. Үзәк янындагы мәйданчыкта менталь тайпылышлары булган социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре бергә җыелды. Чара «Озын һәм актив тормыш» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Бүген Азатлык мәйданында массакүләм спорт чарасы – гомумшәһәр иртәнге зарядкасы узды. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында оештырылды һәм «Озын һәм актив тормыш» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Татарстан башкаласында «Хезмәт резервлары» стадионында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплесы чемпионнары фестивале тәмамланды. Ярышларда бөтен Татарстаннан 13 җыелма команда катнашты. Ике көн дәвамында катнашучылар көч һәм тизлеккә дүрт катлаулы этапны үтте.
«Этюд» спорт мәктәбе базасында Идел буе федераль округының тиз шахмат һәм блиц буенча ярышлары узды.
«Этюд» спорт мәктәбе базасында шахмат буенча 2026 елгы Идел буе федераль округы чемпионатлары дәвам итә. 28 мартта ярышларның төп «озын программасы» тәмамланды, аның йомгаклары буенча «классик шахмат» спорт дисциплинасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Яр Чаллыда «Гаилә» милли проекты кысаларында тугызынчы тапкыр «Көмеш биатлон» турниры узды. 100дән артык актив һәм энергияле катнашучы «Яр буе» паркында җыелып, хәрәкәт, спорт һәм яхшы кәефнең яшь белән чикләнмәвен дәлилләде.
«Безнең шәһәр футбол белән яши, футбол белән шөгыльләнә. Мәктәп футбол лигасы һәр елны тулылана: быел турнирда рекордлы күләмдәге командалар – 78 команда катнаша, бу 900дән артык яшь спортчы дигән сүз. Яр Чаллы – КАМАЗлар туган җире һәм бөтен илгә таныш «КАМАЗ» футбол клубы шәһәре. Безнең яшь футболчылар арасында ярым миллионлы шәһәрнең төп командасына эләгә алырлык егетләр бар дип өметләнәбез. Хәтта сезнең күпчелегегез профессиональ футболистлар булып бетмәсә дә, сез команда, ярдәмчеллек нәрсә икәнен тоячаксыз.Футбол – дөньядагы беренче номерлы уен. Кадерле дуслар, безнең матур шәһәрнең яшь спортчылары, футболчылары, мин сезгә спортта уңышлар, яңа җиңүләр һәм бары тик изге теләкләр телим!».
Сочида «Сириус Арена»да батутта сикерү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Ир-атлар арасында шәхси сикерүдә Яр Чаллы вәкиле, 2025 елгы дөнья чемпионаты триумфаторы Кирилл Козлов җиңү яулады.
Казанда «Буыннар бәйләнеше» республика шахмат турниры узды. Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлар берлеге»нең төбәк бүлеге оештырган чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан иң көчле гаилә командалары җыелды. Ярышлар «Гаилә» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Сидоровский паркында зур спорт чаралары узды. Аларны инде 11 нче тапкыр «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимо в үз коллективы белән бергә оештыра.
ДОСААФ ату мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының массакүләм этабы узды. Әлеге чара «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «КАМАЗ» футбол командасы белән очрашты. Бу атнада, 27 февральдә, PARI - Беренче Лига кысаларында "КАМАЗ" футбол клубының Тула шәһәреннән "Арсенал" командасы белән матчы узачак.
Шәһәрдә массакүләм һәм һөнәри спортның актив үсеше дәвам итә. Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәп укучыларының 57%ы (42 меңнән артык укучы) даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнә дип сөйләде физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Ренат Әхмәтшин.
Бу ялларда, 21 һәм 22 февральдә, шәһәр ипподромы иң көтелгән вакыйгаларының берсе өчен автоспорт мәйданчыгына әвереләчәк. Шәһәребездә Татарстан Республикасы халык артисты Салават Фәтхетдинов кубогына 30 нчы автомобиль трегы узышлары узачак. Ярышлар Россия чемпионаты этабы статусында узачак.