Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Үзәк районда чаллылылар белән очрашулар дәвам итә
Үзәк районда чаллылылар белән очрашулар дәвам итә
Үзәк районда чаллылылар белән очрашулар дәвам итә
Үзәк районда чаллылылар белән очрашулар дәвам итә

53 нче мәктәптә 38, 39 нчы комплексларда яшәүчеләр өчен очрашу узды. Анда шәһәр җитәкчелеге, депутатлар, төрле ведомстволар һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты. 8 нче «Яр буе» сайлау округы буенча Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев сайлаучылар белән эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук халык алдында «39 нчы комплекс» ТОС рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.

Яшәүчеләр шәһәр җитәкчелегенә микрорайондагы торак йортларга капиталь ремонт ясау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, квартал эчендәге юлларны чистарту мәсьәләләре буенча актив рәвештә сораулар бирделәр.

Чираттагы очрашулар 1 февральдә 11, 40, 41 нче комплексларда яшәүчеләр өчен һәм 2 февральдә 1, 2 һәм 3 нче комплексларда яшәүчеләр өчен узачак.

Кабул итү графигы