Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе 2022 елның 27 маеннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте: «Импортны алыштыру» программасы 9,5%тан 7%ка кадәр; «Ярдәм» программасы 13,5%тан 9%ка кадәр; «Экспортны үстерү» программасы буенча 9,5%максималь ставкадан9%ка кадәр.  

«Сәнәгать парклары», «Социаль эшмәкәр», «Үзмәшгульләр» продуктлары буенча ставкалар элеккегечә сакланган (5,5%). «Рефинансирование» продукты гамәлдән чыгарылган.

Кредит бирү шартлары турындагы актуаль мәгълүматны сез +78435249090 (Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды), +78552305627 (Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе) номерлары буенча белә аласыз.  

Кабул итү графигы