Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Татарстанда «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең зональ этаплары уза
Татарстанда «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең зональ этаплары уза

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе – 2023» һөнәри бәйгесенең зональ этабы узды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Тукай һәм Алабуга районнарының иң яхшы педагоглары катнашты.

Зональ этапта Яр Чаллы шәһәре исеменнән 2 нче санлы «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе Райхана Хөсәенова, 12 нче санлы «Гусельки» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Русинова, 17 нче санлы «Лесная сказка» балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Мясунова чыгыш ясады.

Зональ этаплар 2023 елның 20 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Якын көннәрдә жюри әгъзалары Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 135 педагогның тәҗрибәсе белән танышачак. Март аенда бәйге комиссиясе 30 финалист тәрбиячене билгеләячәк, ә аларның иң яхшысы Татарстан Республикасын Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк.

Кабул итү графигы