111 нче санлы «Батыр» балалар бакчасында музыкаль тәрбия буенча «Югалган ноталар эзләгәндә» дигән кызыклы уен үтте. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары көйләр уйный алмый башлаган фортепианоны төзәтергә ярдәм итү өчен, ноталар эзләргә юлландылар. Юлларында алар әкият геройлары — Акбәпи, Кар патшабикәсе, Машенька һәм өй иясе Кузя белән очраштылар. Балалар музыкаль ребуслар чиштеләр, мультфильмнардан таныш көйләрне таптылар, «Музыкаль уен кораллары» дигән интерактив уен уйнадылар, шулай ук төрле музыкаль әсәрләрдән өзекләр тыңлап, музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясадылар.
Уен ахырында барлык ноталар да табылды, балалар геройлар белән бергә «Доремиксики» дип аталган җанлы флешмоб биеделәр.