Бүген Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда 22 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәренең Социаль фонды җитәкчесе Руслан Шангараев котлады.
2023 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме 11,9% ка индексацияләнде: беренче бала туганда ана капиталы суммасы – 586 946 сум; икенче бала туганда ана капиталы суммасы – 775 628 сум.