Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда ата-аналар мәктәп туклану сыйфатын тикшерделәр
Яр Чаллыда ата-аналар мәктәп туклану сыйфатын тикшерделәр

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары ата-аналар белән берлектә 58нче мәктәп ашханәсендәге менюны һәм азык-төлекне бәяләделәр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: мәктәпләрдә туклану өчен кулланыла торган барлык продукция дә СанПиН таләпләренең югары стандартларына туры килә. Менюда кыздырылган, әче ризыклар юк, ясалма өстәмәләр, буягычлар, консервантлар, тәм көчәйткечләр һәм ароматизаторлар кулланылмый. Укучыларның төшке ашлары мәгариф учреждениеләренә әзер (туңдырылган) хәлдә диярлек килә. Ашханәдә пешекчеләр аларны тик әзерлеккә җиткерәләр. Чаллы мәктәпләренә продуктларны «Школьное питание» комбинаты китерә.

Мәктәп директоры Гөлнара Сепаева сөйләгәнчә, мәктәп ашханәсе зур йөкләнеш белән эшли – балалар ике сменада тукланалар, беренче сменага гына да 940 порция туры килә.

«Июль аенда ашханәдә капиталь ремонт башлыйбыз. Ашханәнең түшәмен һәм диварларын гына түгел, җиһазларны да: савыт-саба юу машиналары, духовка шкафлары, яктырткычларны да яңартырга планлаштырабыз», – дип уртаклашты директор үз планнары белән.

Кабул итү графигы