Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Агымдагы елның апреленнән "Демография" илкүләм проекты кысаларында "Сиделка" проекты старт алды. Яр Чаллыда, дәүләт гранты ярдәме белән, әлеге проектны  Автоном коммерцияле булмаган оешма - "Содействие" үзәге тормышка ашыра. Үзәк хезмәткәрләре сиделка хезмәтенә мохтаҗ булган өлкәннәргә һәм инвалидларга гигиена процедуралары үткәрәләр, көнкүрештә булышалар. Сиделка вазыйфасына азык-төлекне сатып алу һәм китерү, азык әзерләү, ашату, дару бирү дә керә.

Әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Тулырак мәгълүмат +7 962 566 36 41 телефоны аша.

Кабул итү графигы