Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев хәбәр иткәнчә, шәһәрдә ярминкә сәүдәсен оештыру өчен ике мәйданчыкны төзекләндерү концепциясе эшләнгән.
Моның өчен ипподром янындагы һәм ГЭС бистәсендәге «Строитель» стадионы янындагы территория билгеләнгән.
«Быел төзекләндерү эшләре оештыру планлаштырыла, - дип хәбәр итте Айрат Ганиев. - Түбәле павильоннар, транспорттан сәүдә итү өчен урыннар оештырылачак. Объектлар стационар түгел».
Комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллинның шәһәрнең беренче төзүчеләренә куелачак стела кайчан төзеләчәге турындагы соравына, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары стела проекты 2019 елда ук эшләнгәнен әйтте. 2020 елда нигезе салынган, хәзерге вакытта финанслау чыганакларын эзләү бара.