№28 «Кар бөртеге» («Снежинка») балалар бакчасының «Эколята карлы шәһәрчеге»ндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик квест үтте. Уен станцияләр буенча оештырылды. Тәрбияләнүчеләр «Эколенок» Тихоня белән бергә чүп-чарны җыю һәм сортларга аеру проблемаларын чиштеләр, «Эколенок» Умница белән табигатьтә кешенең үзен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Эколенок» Шалунның «кошлар» ашханәсендә булдылар.
Чара ахырында барлык балаларны «Эколята» сафына кабул иттеләр. Алар табигатьне сакларга һәм якларга ант иттеләр һәм истәлекле медальләр алдылар.