Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәк

34 нче микрорайонда киләсе уку елына 1500 урынга исәпләнгән мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советының XVIII утырышы барышында бу хакта карар кабул ителүен һәм проектлау эшләре башлануын хәбәр итте. Ул «РБР-16» төзелеш оешмасы җитәкчесенә Мәскәү проспектындагы күпер төзелеше процессын тизләтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

«Президент тарафыннан узган атнада бишенче шәһәр хастаханәсен төзү һәм инфекция хастаханәсен ремонтлауны дәвам итү турында карар кабул ителде. Декабрьдә без параллель рәвештә ике блокны ремонтлаячакбыз. Һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе бинасын проектлауга керешәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул киләсе елга бурычларны.

Кабул итү графигы