Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Картиналар галереясында яңа экспозиция ачылды
Картиналар галереясында яңа экспозиция ачылды
Картиналар галереясында яңа экспозиция ачылды
Картиналар галереясында яңа экспозиция ачылды
Картиналар галереясында яңа экспозиция ачылды

Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында «1970-80 нче елларда Яр Чаллы шәһәр мохите дизайны» дигән уникаль экспозиция ачыла. Күргәзмә Президентның мәдәни инициативалар фондыннан ярдәм алган грант проектын гамәлгә ашыру барышында булдырылды. Ул 30 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Экспозиция бөтенсоюз комсомол төзелеше – Кама автомобиль заводы (КамАЗ) һәм Яр Чаллы шәһәре рәссамнарының иҗади мирасына багышланган. Төзелешкә килгән рәссамнар чиста кырда калкып чыккан, тарихи-мәдәни бәйләнешсез шәһәр тарихына үзләренең искиткеч өлешләрен керттеләр. Рәссамнарның талантлы эзләнүләре һәм хезмәте аркасында, шәһәр мохитенең образы һәм характеры үзгәрде. Беренче циффрланган фотосурәтләр белән стенд күргәзмәсе Яр Чаллы осталарының билгесез иҗат чикләрен тәкъдим итә – РСФСР Сәнгать фондында дәүләт заказлары буенча башкарылган бизәү объектлары: мозаика, витражлар, дивар язмалары, скульптура композицияләре.

Кабул итү графигы