Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яшь чаллылылар өчен робототехника клубы ачылды
Яшь чаллылылар өчен робототехника клубы ачылды
Яшь чаллылылар өчен робототехника клубы ачылды
Яшь чаллылылар өчен робототехника клубы ачылды

Бүген 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында инженерлык фикерен үстерү буенча "Яшь инженерлар. Техник Һөнәрләр лабораториясе" клубының тантаналы ачылышы булды.  Клуб «Татнефть» гранты акчасына ачылды. Откан грант өч мәгариф учреждениесен берләштерә, аларда роботехник юнәлеш өстенлек итә, бу: 98нче «Балачак планетасы», 68нче «Василек» балалар бакчалары һәм 30 нчы мәктәп.

98нче балалар бакчасында грант акчасына 4 лаборатория җиһазландырылган: «Робик» мәгариф робот техникасы; «Пиксель» программалаштыру; «Нейрончик» нейропрограммалаштыру; проектлау һәм программалаштыру асылын үзләштергән балаларны берләштерә торган квест-уеннар лабораториясе.

Лабораторияләрдә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 200гә якын бала бушлай шөгыльләнәчәк. Бала үзен барлык юнәлештә сынап карый алачак. Проект балалар белән генә эшләүне күздә тотмый, ата-аналар программалаштыру күнекмәләрен үзләштерә һәм балалары белән ярыша алачак. 

98нче балалар бакчасын тәмамлаучылар, 30нчы мәктәпнең инженерлык классларында белемнәрен дәвам итә алачак.

Кабул итү графигы