Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы паркларында Балаларны яклау көне уңаеннан чаралар уза

ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм чарасын Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: «Сезне Балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак – теләсә кайсы кеше тормышында иң тылсымлы вакыт. Һәр бала әти-әнисенең кайгыртучанлыгын тоеп яшәсен иде. Күкләребез һәрвакыт аяз, ә һәр яңа көн –игелекле һәм кызыклы булсын».  

15 нче балалар иҗат йорты һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат йортының иң яхшы иҗат коллективлары үзләренең якты чыгышлары белән чараны бизәделәр. Бәйрәмне алып баручылар «Стартин-2022» бию конкурсын үткәрделәр.

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук чарада «Мин Туган илем белән горурланам» дигән республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны да билгеләп үттеләр.

Комсомол районы хакимияте Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллинга чарада катнашучыларга татлы призлар алуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә. 

Кабул итү графигы