Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллыда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайланды
Чаллыда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайланды
Чаллыда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайланды

Конкурсантларның укыту эшчәнлеген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Райханә Богавиева кергән жюри бәяләде.

Конкурс иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Зона этабындагы конкурс сынауларында иң югары балл җыйган конкурсантлар 2023 елның 20 мартыннан 24 мартына кадәр узачак йомгаклау этабында катнашачак.

Кабул итү графигы