Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда су коену сезоны алдыннан коткаручылар өчен укулар узды
Яр Чаллыда су коену сезоны алдыннан коткаручылар өчен укулар узды

Якынлашып килүче су коену сезонына әзерлек планы нигезендә 25 майдан 26 майга кадәр Татарстан Республикасы ГТХМ 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды белгечләре шәһәр пляжы территориясендә, гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда һәм сәламәтләндерү лагерьларында эшләү өчен коткаручы-матросларга әзерләү буенча теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрде.

Гамәли дәресләр үткәрү барышында суда бәла-казага дучар булган гражданнарга ярдәм күрсәтүгә, шулай ук ярда беренче медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.

Үткәрелгән дәресләр һәм тест зачетларын тапшыру нәтиҗәләре буенча коткаручыларга су объектларында эшләү өчен рөхсәт кәгазьләре биреләчәк.

Кабул итү графигы