Чәршәмбе, 10 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллыда татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча акция узачак

Акцияне үткәрү 8 ноябрь көнне 10:00 сәгатькә планлаштырылган. «Татарча диктант» акциясе «Нур» яшьләр үзәгендә утәчәк. Катнашучылар танылган язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән өзек язачак.

Акциянең максаты татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. 

Тулырак мәгълүматны  8 (965) 626 31 93 телефон номеры аша алырга мөмкин. 

Кабул итү графигы