«Навигатор» партия проекты кысаларында 68 нче санлы төзәтү мәктәбе укучылары «Горзеленхоз» предприятиесендә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.
1 февральдән 68 нче санлы төзәтү мәктәбенең 12 укучысы өчен түләүле җитештерү практикасы башланды. Балалар — уку елы башыннан әлеге мәгариф учреждениесе базасында старт алган «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашучылар.
Проектның идея авторы һәм меценаты, «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов ярдәме белән, мәктәп базасында ландшафт дизайны кабинеты җиһазландырылды. Мәктәптән тыш эшчәнлек вакытында атнасына 4 тапкыр укучылар микрозелень үстерү вариантларын өйрәнделәр, яшелләндерүче һөнәренең нигезләре белән таныштылар һәм үзләштерделәр.
Февральдән 8-9 сыйныф укучылары җитештерү практикасына керештеләр. «Горзеленхоз» теплицаларында алар атнасына ике тапкыр дүртәр сәгать педагог һәм белгеч-яшелләндерүчеләр җитәкчелегендә эшләячәкләр. Предприятие директоры Азамат Вильданов хәбәр иткәнчә, балаларның хезмәте «Горзеленхоз» һәм «Работа России» кадрлар үзәге тарафыннан түләнәчәк. Хезмәт хакы якынча 7 мең сум тәшкил итәчәк.
«Балалар әзерлекле килделәр. Бик яхшы һәм тиз эшлиләр. Киләчәктә алар безнең коллективның тулы хокуклы әгъзалары булырлар дип ышанам», - дип билгеләп үтте Азамат Вильданов.
«Мин монда эшләргә бик яратам. Бүген без туфракны махсус әзерләнгән савытларга җәйдек. Аннары аларга петунияләр утырта башлаячакбыз», - дип сөйләде 68 нче санлы төзәтү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вероника Филатова һәм үзенең кечкенә хыялы белән уртаклашты - ул үзенең беренче эшләгән акчасына 8 Март бәйрәменә әнисенә бүләк сатып алырга тели.
Күптән түгел генә Чаллы төзәтү мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен һөнәрләр сайлау зур түгел иде: тегүче, штукатур-буяучы, балта остасы. Хәзер партия проекты кысаларында 68 нче санлы төзәтү мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары хезмәткә өйрәтү программасы буенча «Ландшафт дизайны», «Кунакханә эше» һәм «Велосипед мастерскойы» кебек өстәмә һөнәри әзерлек программаларын үзләштерәләр. Укучылар түбәндәге һөнәрләр буенча практик күнекмәләр алачаклар: яшелләндерүче-флорист, бүлмә җыештыручы, кер юу бүлмәсе хезмәткәре, пешекче ярдәмчесе, официант, кухня хезмәткәре, автослесарь.