Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Халык белән традицион очрашулар башланды
Халык белән традицион очрашулар башланды
Халык белән традицион очрашулар башланды
Халык белән традицион очрашулар башланды
Халык белән традицион очрашулар башланды
Халык белән традицион очрашулар башланды

Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар башланды. Очрашу барышында шәһәр халкы шәһәр җитәкчеләренә, шулай ук хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Комсомол районының «Энергетик» мәдәният сараенда ГЭС бистәсенең 5, 6, 7, 8 комплекс, шулай ук Сидоровка һәм Суар бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Профит» ГК генераль директоры Марсель Миңгалимов, Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков һәм район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов чаллылыларны 2022 елда Башкарма комитет эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар белән таныштырды.

Шулай ук «Челныстройремонт» идарәче оешмасының баш инженеры Константин Дьячков, «Строим Будущее» идарәче компаниясенең баш инженеры Сергей Ожигин үзләренең эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. 53 һәм 54 комплекслы «Тулпар» һәм «Энергия» территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлеге турында ТИҮ рәисләре Зифа Подавалова һәм Галина Кузнецова мәгълүмат бирделәр.

Социаль фонд, сәламәтлек саклау идарәсе, идарәче компанияләр белгечләре белән консультация өстәлләре оештырылды.

Кабул итү графигы