Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге Спартакиада узды
Яр Чаллыда мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге Спартакиада узды

Комсомол районында, 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан мәктәп яны лагерьлары арасында традицион җәйге Спартакиада булып узды. Ярышлар Комсомол районы хакимияте тарафыннан 15 нче балалар иҗат йорты белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде.

Спартакиадада 12 команда катнашты. Катнашучылар команда эстафеталары уздылар, анда һәр яшь спортчы үзенең җитезлеген һәм зирәклеген күрсәтергә тиеш иде. Эстафета нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең иң яхшы командалары билгеләнде. 1 урында – 2 нче гимназия командасы, 2 урында – 64 нче гимназия командасы, 3 урында – 56 нчы мәктәп командасы.

Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар, зур пицца, мәдәният һәм ял паркы аттракционнарына билетлар тапшырылды.

Кабул итү графигы