Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы гаиләсен 65 ел бергә гомер итүләре белән котладылар

Автозавод районында Шайхулловлар Шәфыйк Насыйбулла улы һәм Рәисә Сәгыйт кызы гаиләсен 65 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Шәфыйк Насыйбулла улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте инде. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләнеп үскән, өч оныклары һәм ике оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Юбилярларны ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Диана Гафурова һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котладылар, шәһәр мэры исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Юбилярларның исемнәрен ЗАГС идарәсенең мактау китабына теркәделәр.

#золотаясвадьба #50летвместе #челны #челнызагс #декадапожилыхлюдей

Кабул итү графигы