17 нче номерлы кушылган төрдәге "Урман әкияте" балалар бакчасы «Эндорфин» АНО белән партнерлыкта Президент грантлары фондының социаль проектлар конкурсларында 1,5 миллион сумнан артык суммага җиңүче булды.
Балалар бакчасында 13 мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме эшли, шуларның 9ы - сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция төркемнәре.
Хәзерге вакытта балалар бакчасында мондый балаларны социаль адаптацияләү һәм авырлыкларны җиңеп чыгу буенча проект актив рәвештә гамәлгә ашырыла.
"Бергәләп без күбрәккә ирешә алабыз" инклюзив ресурс сәламәтләндерү зонасы Президент грантлары фонды тарафыннан актив рәвештә хуплана. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 17 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең барысы да проектның тәҗрибәле һәм югары квалификацияле белгечләреннән коррекцион-үстерелеш ярдәме алалар.