Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең ничек оештырылуын тикшерде
Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең ничек оештырылуын тикшерде
Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең ничек оештырылуын тикшерде

Бүген иртән Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды. Ул мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең ничек оештырылуын тикшерде. Шуны әйтеп утәргә кирәк, биредә хәзер муниципаль хезмәткәр кизү тора.

Наил Мәһдиев гимназиядә видеокүзәтү һәм контроль системасының ничек эшләвен карады.

"Соңгы вакытта булган вакыйгаларга бәйле рәвештә, куркынычсызлык системасы аеруча игътибар үзәгендә. Татарстан Республикасы Президентының да бу хакта күрсәтмәсе бар. Кичә без терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышын уздырдык. Белем бирү учреждениеләрендә көчәйтелгән сак режимы оештырылган. Һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында, иртәннән үк хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Әлеге вәзгыять иминлекне тәэмин итүче өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Бала мәктәп, балалар бакчасы бусагасын атлап кергәннән башлап, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен педагогик коллектив җитәкчелеге җавап бирә», - диде Наил Мәһдиев.

Кабул итү графигы