Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры төзүчеләргә А блогындагы эшләрне тәмамларга һәм Г блогында капиталь ремонтны вакытыннан алда башларга кушты.
«Мөрәҗәгатьләр саны кимеми, авыруларны дәваларга кирәк, шуңа күрә дәвалау процессы тукталып калырга тиеш түгел. Бина буш булса, проблемалар да булмас иде, ләкин чын медицина ярдәме күрсәтү шартларында безгә бу процессны туктатмыйча, параллель рәвештә капиталь ремонт алып бару мөмкинлеген табарга кирәк», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев, хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда узган атна белән чагыштырганда коронавирусның расланган очраклары саны арткан: 82 иде, 100 булды.