Бүген Яр Чаллыдан чираттагы шефлык һәм гуманитар ярдәм партиясе озатылды. Озатуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ТОС рәисләре, актив шәһәрлеләр катнашты.
Бу быелгы беренче озату. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Яр Чаллыдан 10 партия гуманитар һәм шефлык ярдәме җибәрелде, бу 500 тоннадан артык йөк дигән сүз.
«Мин барлык чаллылыларга, Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатларына, "КАМАЗ" ГАҖ-нә һәм шәхсән Сергей Анатольевич Когогинга безнең башлангычларыбызны хуплаганнары өчен рәхмәтлемен.
Хәрбиләребезгә ярдәм итү – ул һөнәри һәм кешелекле бурыч. Бу – кешелеклелекне сынау. Без сезнең белән бергә мөһим һәм кирәкле эш башкарабыз. Моннан соң да тату, күпмилләтле гаилә булып хәрбиләребезне яклап торачакбыз. Ә юлга кузгалучы шоферларга юлларыгыз уң булсын дип телибез һәм хәрбиләребезгә аларны өйдә көтүебезне җиткерергә сорыйбыз», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Өч йөк машинасы белән инструментлар җыелмасы, бензопилалар, генераторлар, прожекторлар, ярым автоматик эретеп ябыштыру аппаратлары җибәрелде. Бу юлы йөк арасында трактор һәм УАЗ машинасы да бар иде.