Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы су коену сезонына әзер
Яр Чаллы су коену сезонына әзер

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов шәһәрнең су керү сезонына әзерлеге турында сөйләде.

Бу сан кимсен өчен ел дәвамында шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә мәгълүмати эш алып барыла – лекцияләр, әңгәмәләр, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашулар оештырыла.

Моннан тыш, су объектларында кече суднолар һәм су объектларында үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгын контрольдә тоту бара. Узган ел 241 патруль күзәтүе һәм 5 рейд үткәрелгән.

Ачыкланган хокук бозулар буенча 213 беркетмә төзелгән, 2 кече судно махсус стоянкага урнаштырылган.

Яр Чаллы инспекторлык бүлегендә 5 пляж һәм кече суднолар кую өчен 9 база исәптә тора. Хәзерге вакытта пляжларны һәм базаларны (кече судноларны кую өчен) эксплуатацияләүгә әзерләү бара. Кече суднолар кую өчен 7 база (корылма) һәм 2 пляж файдалануга тапшырылган инде.

Наил Мәһдиев Яр Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары, шул исәптән кече суднолар белән идарә итүчеләр белән аңлату эшләре алып барырга кирәклеген билгеләп үтте: «Чулман елгасы хаталарны кичерми, судноларда хәрәкәт итүчеләр турында уйларга кирәк, исерек килеш транспорт белән идарә итү катгый тыела».

Кабул итү графигы