Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Сабан туенда чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен Фирдүс Тямаев чыгыш ясады
Сабан туенда чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен Фирдүс Тямаев чыгыш ясады

Сабан туе көнне кичке концерт башланыр алдыннан Яр буе паркы мәйданында шактый тамашачы җыелган иде. Бәйрәм программасы шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Күңел ачу программасын Чаллы халкына һәм шәһәребез кунакларына «Күңел» радиостанциясе тәкъдим итте.

Кунакларга Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер SAX, Ришат Фазлыйәхмәтов, «Казан егетләре» төркеме үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Төп кунакларның берсе Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды. 

Кабул итү графигы