1 февраль көнне 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары Фарида Исламова, Алия Гыйльфанова һәм Варвара Коновалованың иҗат эшләре күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булачак.
«Илһам канатларында» күргәзмәсенә илткән юл бик озын һәм катлаулы булды. Беренче карашка, күп кенә эшләр җиңел башкарылган кебек тоела, әмма алар артында зур хезмәт һәм сабырлык ята.
Тәкъдим ителгән иҗат эшләрендә портретлар, натюрмортлар, абстракт-ассоциатив композицияләр һәм гади әйберләрнең катлаулы геометриясе чагылыш таба. Экспозициядә шулай ук нәфис лирик пейзажларны да күрергә мөмкин. Яшь булуларына карамастан, укучылар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдәге танылган рәссамнарның мастер-классларында һәм күргәзмәләрендә катнашып, үз осталыкларын даими камилләштерәләр.
Варвара Коновалова Сочи шәһәрендәге «Сириус» белем бирү үзәгенә ике тапкыр чакырылды, аннан ул күргәзмә экспозициясенең бер өлешен тәшкил иткән күп кенә яңа эшләр алып кайтты. Фарида Исламова өчен бу беренче күргәзмә генә түгел, аның күп эшләре 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең хисап күргәзмәләрендә катнашкан иде.
Алия, Фарида һәм Варвара халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында еш катнашалар һәм һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар. Яшь рәссамнар үз киләчәкләрен иҗат белән бәйләргә һәм сәнгатьне профессиональ дәрәҗәдә өйрәнергә җыеналар.