Бүген «Нур» яшьләр үзәге һәм «Здоровый FleX» берләшмәсе активистлары ярдәме белән, DonorSearch.org белән берлектә, кышкы донорлык акциясе үткәрелде.
Үзәк табиблары рөхсәте белән 18 яшьтән өлкән һәр кеше донор була алды. Акциядә 83 кеше катнашты, алар 32,05 литр гомуми кан, 7,8 литр плазма һәм 0,4 литр тромбомасса тапшырды.
Акциянең максаты — кеше гомерләрен коткару һәм донорлык хәрәкәтенә ярдәм итү. Табиблар билгеләп үткәнчә, бер тапкыр кан тапшыру өч кеше гомерен саклап кала ала.