Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген Пенза өлкәсеннән килгән кунакларга тәкъдим иттеләр
Шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген Пенза өлкәсеннән килгән кунакларга тәкъдим иттеләр

Яр Чаллыга эш визиты белән «Станкомашстрой» ҖЧҖ генераль директоры, «Локомотивы Роста» проектының төбәк координаторы, «Станкоинструмент» ассоциациясенең директорлар советы әгъзасы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Олег Кочетков килде.

Шәһәр мэриясендә узган очрашу барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген презентацияләде. Инвестор Чаллыда станоклар төзүне үстерергә әзер булуын белдерде.

Очрашудан соң Олег Кочетков, Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров белән бергә, «Үсеш» сәнәгать паркына юл тотты, анда идарәче компания директоры Константин Пучкиннан әлеге сәнәгать территориясендә җитештерүне урнаштыруның өстенлекләре турында белде.

Кабул итү графигы