Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Казанның «ISTELEK» иҗади берләшмәсенең концерты булып узды.
Концерт программасы туган як һәм анда яшәүче халыкларның мәдәнияте турында сөйләде, ул уникаль фольклор мотивларының яңа яңгырашы белән баеган иде.
Әлеге чара кысаларында 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең "Детство" махсус хорына һәм "Бусинки" вокаль ансамбленә тантаналы рәвештә "Үрнәкле үзешчән коллектив" исеме бирелү турында таныклыклар тапшырылды.
Коллективларның күп еллар дәвамындагы актив иҗади эшчәнлеге, башкару осталыгының югары художество дәрәҗәсе, моны төрле дәрәҗәдәге һәм статустагы конкурсларда катнашу нәтиҗәләре дә раслый, яктылыгы, үзенчәлеге һәм яңалыгы белән аерылып торган репертуарны формалаштыру һәм тулыландыру, концерт һәм гастроль эшчәнлеген оештыру, шулай ук шәһәр, Республиканың мәдәни-массакүләм чараларында катнашу һәм Россия Федерациясе дәрәҗәсендә төрле проектларда җиңүләр — болар әлеге ике коллективның бүгенге көндә булган зур иҗади багажы.
Сүз уңаеннан, Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең "Детство" махсус хоры "Битва хоров" Бөтенроссия конкурсының финалисты булды, РОССИЯнең иң көчле 10 коллективы арасында 3 нче урынны яулады.