Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР Чаллы шәһәре буенча идарәсе Россиядә масштаблы белем бирү акциясе – «Бөтенроссия салым диктанты» старт алуы турында хәбәр итә. Ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәркем диктант язуда катнашып, салым өлкәсендә үз белемнәрен бәяләү һәм арттыру мөмкинлеген алачак. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Диктант онлайн-тест форматында 60 минут дәвамында оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы электрон сертификат алачак.

Катнашу өчен www.diktant.nalog.ru сайтында теркәлеп, керү өчен электрон почта аша пароль алырга гына кирәк.

Кабул итү графигы