Мәскәүдә «Эштәге медиклар» Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Илебезнең төрле төбәкләреннән җибәрелгән биш мең фотосурәт арасыннан Диләра Эстрина эше сайлап алынды.
Конкурста ун төп номинация игълан ителгән иде, алар арасында иң популярлары – «Эштәге медик», «Медикның иң гадәти булмаган хоббие», «Тере хисләр» һәм «Пациентлар, без сезне яратабыз». Диләра Эстрина КДМЦда бала тудыру процессларын фотога төшерә, һәм ул жюри бәяләвенә менә шушы фотосурәтне тәкъдим итте.
«Минем «Тере хисләр» номинациясе медикларның эше рутина гына түгел икәнен, һәр көннең төрле хисләр белән тулы булуын һәм аларның барысы да чын һәм бик тирән икәнен раслады», – дип саный Диләра Эстрина.
Конкурстың максаты – ил буйлап медикларның ничек яшәвен һәм эшләвен, нәрсәләр белән кызыксынуларын күрсәтү, шулай ук аларның бәяләп бетергесез һәм бик катлаулы хезмәтләренә игътибарны җәлеп итү.