Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы ветераннары 23 февраль көне уңаеннан котлаулар кабул итә

Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Агафоновны 23 февраль Ватанны яклаучылар көне белән котлады.

Серафим Васильевич 1944 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Башта тимерюлчылар войскасында, аннары Хабаровскидагы 63нче укыту полкында  хезмәт итә.

1946 елда ул Ивано-Франковскидагы 154нче оператив полкта бандерачыларны юк итүдә катнаша, 1951 елда ефрейтор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. 
Серафим Агафонов 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, берничә медаль белән бүләкләнгән. 

Кабул итү графигы