31 гыйнварда Россиядә Укытучы һәм остаз елы кысаларында Г.М. Хакимова исемендәге Чаллы картиналар галереясенең кече залында 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ирина Гушчаның «Язгы төшләр» («Сны весны») исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә иҗатның төрле чорларында ясалган эшләр сериясе тәкъдим ителгән: Кырым күренешләре төшерелгән иртә пастель рәсемнәр, шәһәр һәм авыл сюжетлары белән акварель һәм гуашь серияләре, чәчәк натюрмортлары. Күргәзмә 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Чарада катнашучыларны 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе директоры, педагог-рәссамнар берлеге әгъзасы Марина Белкина, шулай ук укытучы Ольга Запорожан сәламләделәр.
Чараның тантаналы өлешен 13 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Виктор Дамения башкарган музыкаль чыгышлар бизәде (укытучысы Светлана Талбиева).