Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Элек 57 нче гимназия урнашкан 58 нче комплекстагы бина 58 нче мәктәп ведомствосына күчә. 1 сентябрьдән биредә 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары: 1, 2, 3 сыйныфлар укыячак. 

"Элеккеге 57 нче гимназия бинасын без 58 нче мәктәп карамагына тапшырабыз. Бу мәктәптә 1 нче сыйныфтан алып 3 нче сыйныфка кадәр 680 бала белем алачак. Шуңа күрә 58 нче мәктәптә икенче смена булмаячак. Профиль саклана, укытучыларга һәм укучыларга зыян китермичә икенче смена юкка чыгарыла. 57 гимназия республикада иң яхшыларының берсе  - матур бинага ия булды. Бу балалар һәм педагоглар өчен яңа мөмкинлекләр", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Кабул итү графигы