2023 елның гыйнвар аенда этләрне тоту буенча 31 гариза кергән. Соңгы 3 елда тотылган хайваннар статистикасы тотрыклы, кимү яки арту күзәтелми, – дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
«Хайваннар сезонына карап һәрвакыт үзләрен тиешенчә тотмыйлар. Кыш көне алар агрессив түгел, ә яз һәм көз көне агрессив булалар. Зур шәһәрдә мондый проблемалар бар, бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
Шулай ук шәһәр мэры бу проблема белән җитди шөгыльләнергә һәм тиешле хезмәтләр белән берлектә гаризаларны тәүлек әйләнәсе режимында эшкәртергә кушты.
Гаризалар саны шәһәрдә яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Гаризалар бер сәгать эчендә эшкәртелә, район администрацияләре белән элемтә җайга салынган, шулай ук шәһәр хуҗалыгы идарәсенең кабул итү бүлмәсе номеры буенча тиешле хезмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Мин барыгызны да тагын бер кат кисәтәсем килә: мәктәпләр, балалар бакчалары, институтлар территориясендә, җәмәгать урыннарында, кешеләр йөри торган урыннарда йортсыз этләрне ашатырга ярамый, чөнки бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.