Чәршәмбе, 03 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллының 35 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырган

Матбугат конференциясе барышында БДИның нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Хәзерге вакытта биш фән буенча нәтиҗәләр билгеле: рус теле, математика, география, химия, рус әдәбияты.

18 укучы – рус теле, 8 чыгарылыш сыйныф укучысы – химия, 5 укучы – әдәбият, 4се  математика фәннәре буенча имтиханда 100 балл җыйганнар.   

Йөз балл җыючыларның иң күп өлеше А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей (11 укучы), 26 нчы гимназия (2 укучы), 57 нче гимназия (2 укучы), 76 нчы гимназия (2 укучы), 58 нче мәктәпкә (1 укучы) туры килә. 

Кабул итү графигы