Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыдан 12 яшьлек Анастасия Маннапова «Ты супер!» тамашасының ярымфиналына чыкты
Яр Чаллыдан 12 яшьлек Анастасия Маннапова «Ты супер!» тамашасының ярымфиналына чыкты

Кичә НТВ телеканалы эфирында «Ты супер!» халыкара вокал конкурсының юбилей сезонының йомгаклау сайлап алу көне узды. Проект судьялары соңгы ярымфиналчылар бишлеген атадылар. Алар арасында – 5 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Маннапова (укытучысы Юлия Гаврилова). Настя «Как жизнь без весны» (Ю.Ряшенцев сүзләре, В. Лебедев музыкасы) җырын башкарды, жюрины үзенең тавышы һәм таланты белән шаккатырды.

«Моңарчы болай берәү дә җырламады», – дип билгеләп үтте Диана Арбенина

Видеога сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=ybMkPhRVKF0

Кабул итү графигы