Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар дуслыгы йорты муниципаль автоном мәдәният учреждениесе 2000 елның 26 августыннан эшли.
Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар дуслыгы йорты муниципаль автоном мәдәният учреждениесе – мәдәният өлкәсендә һәм халык күпмилләтле үзешчән иҗатын үстерү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү буенча учреждение.
МАМУ «ХДЙ «Родник» эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
- Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның, этник төркемнәрнең һәм милли азчылыкларның халык күпмилләтле үзешчән иҗатын үстерү, мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен торгызу, саклау, үстерү;
- Күпмилләтле чаралар үткәрү: стационар һәм чыгыш концертлары, милли календарь бәйрәмнәре, фестивальләр, конкурслар һәм күргәзмәләр һ.б.;
- Мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бару (авторлык һәм иҗат кичәләре, кызыксыну буенча клублар, танып-белү һәм күңел ачу программалары, Яр Чаллы шәһәренең милли общиналар бүлмәләре буенча экскурсияләр, балалар ял мәйданчыклары һ.б.);
- Клуб формированиеләрен формалаштыруда, оештыруда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү: иҗади үзешчән фольклор коллективлары, милли мәдәниятләрне сөючеләр клублары һәм кызыксыну буенча клублар;
- Авыр балалар һәм балигъ булмаганнар белән хокук бозуларны профилактикалау;
- Яр Чаллы шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләрен формалаштыруда, оештыруда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү;
- Милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара эш итүен һәм хезмәттәшлеген оештыру;
- Этномәдәни мәгълүмат белән төбәкара милләтара алмашу оештыру, халык дипломатиясен киңәйтү, этномәдәни чаралар үткәрү;
- Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең башка субъектларының милли-мәдәни берләшмәләре белән социомәдәни бәйләнешләрне саклау һәм үстерү.
- Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, милләтара толерантлык принцибын формалаштыру буенча профилактика;
- Конкурсларда, грантлар алу конкурсларында катнашу.
МАМУ «ХДЙ «Родник» проектлары:
- Республика славян бәйрәме «Иван Купала»;
- Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының еллык республика халык иҗаты фестивале «Без бер агачның ботаклары»;
- Кече яшьтәге мәктәп балалары арасында еллык конкурс «Милли курчак»;
- Еллык халык йоласы бәйрәме «Питрау»;
- Яр Чаллы шәһәре милли общиналары спартакиадасы;
- Милли общиналарның еллык фестивале «Яхшы дуслык – иң яхшы байлык».
Почта адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 йорт (32/24)
Сайт: https://rodnik.addnt.ru
Вконтакте төркеме: https://vk.com/rodnik_chelny
Юридик адрес: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 йорт (32/24)
Юл йөрү: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Королев урамы – «Гимназия» тукталышы
Телефон/факс, эл. почта: 8(8552) 34-62-41, ddnrodnik@yandex.ru
Директор: Ишалина Ландыш Рифовна
Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Шәрифуллин Камил Наил улы