«1 нче балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе 1959 елда нигезләнгән. Учреждение сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри кадәрге гомуми белем бирү һәм гомуми үстерү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына ия. Укытуның төп максаты - балаларны сәнгатькә тарту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм башлангыч һөнәри күнекмәләр алу.
Укыту 4 бүлектә алып барыла: фортепиано, оркестр, халык, хор, 13 белгечлек буенча: фортепиано, скрипка, виолончель, флейта, гобой, саксофон, һугулы уен кораллары, баян, гармун, аккордеон, домра, гитара, хор белән җырлау. Алты яшь алты айдан унҗиде яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр белем ала. 1 нче балалар музыка мәктәбенең укучылар контингенты - 210 кеше.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (4 яшьтән 6 яшькә кадәр) «Art-малыш» иртә эстетик үсеш төркемендә укыту алып барыла.
Учреждениенең эш режимы көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр. Ял көне - якшәмбе. Мәктәп ике сменада эшли.
Адрес: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Павел Корчагин бульвары, 2 (10/16).
Бәйләнеш телефоннары: тел./факс (8552) 70-48-20, 71-19-97,
Электрон почта: dmsh-1@mail.ru
Рәсми сайт: https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5863