Пәнҗешәмбе, 14 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
«МолоТ» масштаблы проектына гаризалар кабул итү башланды

Идел буе төбәгендә эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» масштаблы проектына гаризалар кабул итү башланды.

Проект реаль сектор предприятиеләренең командаларын берләштерәчәк, алар спорт, иҗат һәм интеллектуаль конкурсларда ярышачак.

««МолоТ» проектының яңа сезонын ачып, без Татарстанның эшләүче яшьләрен актив катнашырга һәм тагын бер тапкыр үз осталыкларын һәм талантларын югары дәрәҗәдә күрсәтергә чакырабыз.

Хөрмәтле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, сездән дә үз яшь белгечләрегезнең инициативасын хупларга һәм аларга катнашуда ярдәм итәргә сорыйбыз. Сезнең ярдәмегез – яшьләрнең потенциалын ачу һәм республиканың кадрлар резервын ныгыту өчен төп фактор. Әйдәгез, бергәләп һөнәри үсеш һәм яңа җиңүләр өчен шартлар тудырыйк!», – дип билгеләде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырыла.

proektypfo.ru сайтында гариза тапшыру сорала. 

Кабул итү графигы